ТР Икътисад министрлыгы, социаль эшкуарларны һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны (СО НКО) үстерүдә ярдәм күрсәтү максатында, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү буенча Ресурс үзәге белән берлектә, республикада «Социаль проектлау, эшчәнлек һәм социаль проектларга ярдәм итү чаралары» темасына түгәрәк өстәлләр уздырды.
Чаралар бүген Әлмәттә һәм Лениногорскида узды. Түгәрәк өстәлләрдә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар вәкилләре, социаль эшкуарлар, ТИҮ вәкилләре һәм үзләренең социаль проектларын үстерүдә мәнфәгатьле һәм коммерциясез оешмалар белән хезмәттәшлек итүче затлар катнашты.
Программа кысаларында социаль эшкуарларның һәм республиканың көньяк-көнчыгыш зонасындагы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның эшлекле активлыгы анализы, социаль секторны үстерүдә ресурс үзәкләренең роле, шулай ук Татарстанда булган ярдәм чаралары һәм социаль сектор өчен белем бирү программалары буенча фикер алышынды. Эшчәнлекнең хокукый нигезләре, грантрайтинг нигезләре, мәгълүмати һәм финанс хисаплылыгы мәсьәләләре кузгатылды.
Хакимият органнары, бизнес-бергәлек, иҗтимагый советлар һәм оешмалар, бюджет учреждениеләре, инициативалы гражданнар белән үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Социаль эшкуарларга мәгълүмати ачыклык, шулай ук аларның эшчәнлегеннән керем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Катнашу бушлай, чара Казан (Идел буе) федераль университеты, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәме буенча Республика ресурс үзәге, «Вертикаль» ресурс үзәге, Инновацияле үсеш һәм технологияләр тетрансферы үзәге, Татарстан Республикасы Эшкуарларны яклау фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге, Бөтенроссия халык фронтының Үзәк башкарма комитетының Иҗтимагый инициативалар департаменты баш киңәшчесе ярдәмендә узды.