Инновация проектларына ярдәм итү чаралары буенча түгәрәк өстәлләрдә 200дән артык эшкуар катнашкан

2020 елның 20 марты, җомга

ИТ-паркта инноваторлар өчен инновация проектларына ярдәм итү чараларына багышланган берничә түгәрәк өстәл тәмамланды. 2020 елның 5-18 нче март көннәрендә «Татарстан фәнни-тикшеренү үзәге» ДУП тарафыннан Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылган чаралар узды.

Бу вакыт эчендә чарага 200дән артык кече һәм урта бизнес субъектыннан вәкил килгән, алар – яңа эш башлаучы стартаперлар да, татарстан базарында үз позицияләрен ышанычлы алып баручы предприятиеләр дә.

Түгәрәк өстәлләрнең темалары бүгенге көндә интеллектуаль милек белән идарә итү һәм франшизаны яклау инструментларына багышланган иде. Эшкуарлар белән интеллектуаль милек залогына кредит бирү мөмкинлеге, инновация проектларына һәм венчур инвестицияләренә ярдәм фондлары белән эшләү турында фикер алыштылар. Яңа экспорт базарларына чыгу һәм аларны эзләү, шулай ук еллык статистик хисапларны дөрес тутыруга аерым игътибар бирелде.

Барлык түгәрәк өстәлләр интенсив һәм мастер-класслар форматында узды, анда спикерлар инновация проектларының нәтиҗәле бизнес-модельләрен эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, потенциаль кулланучылар өчен предприятиене үстерү стратегияләрен һәм позицияләүне мисал итеп китерде, шулай ук яңа базарларга чыгу буенча уникаль сәүдә тәкъдимнәренең реаль кейсларын карады.

«Хәзерге шартларда дөнья икътисадына интеграцияләнгән конкуренциягә сәләтле инновацияле икътисад формалаштыруның мөһим приоритетлары – дәүләт, фән һәм бизнес институтларының тыгыз хезмәттәшлеге ярдәмендә технологик үсешне тизләтү. Без түгәрәк өстәлләрнең форматы юкка гына сайланмадык, бу актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм гадел кайтаваз алу, шулай ук эшкуар-инноваторларга ярдәм итүнең барлык чаралары турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләде икътисад министры урынбасары Индира Киреева.

Спикерлар һәм чарада катнашучылар сыйфатында инновацияләр өлкәсенең тәҗрибә гамәлчеләре: Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе проектлары җитәкчесе Роза Семенова (Мәскәү шәһәре), Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе каршындагы инновацияле менеджмент үзәге җитәкчесе Дмитрий Хомутский (Мәскәү шәһәре), «Артпатент» авторлык агентлыгы АҖ генераль директоры Григорий Бусарев, «Ди энд ЭН Оценка» ҖЧҖ директоры һәм республиканың машина төзелеше кластеры эксперты Лариса Желнова, «Бизнес Реактив» ҖЧҖ инновацияле проектлар җитәкчесе Александр Козлов (Новосибирск шәһәре) чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International