1 нче апрельгә кадәр коммерциясез оешмаларга 2019 елгы эшчәнлек турында хисап тапшырырга кирәк

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Республиканың коммерциясез оешмалары Татарстан буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органына 2019 ел өчен (еллык) № 1-СОНКО «Социаль юнәлешле коммерциясез оешма эшчәнлеге турындагы белешмәләр» формасы буенча хисап тапшырырга тиеш. Документлар 1 нче апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

Хисапларны электрон рәвештә тапшыру тәртибе белән Татарстанстат сайтында танышырга мөмкин: https://tatstat.gks.ru/stat_observation_forms

Игътибар итегез, хисап Росстатның 24.07.2019 № 421 боерыгы белән расланган яңа бланкларда гына кабул ителә.

Консультацияләрне кайнар линия телефоннары буенча алырга мөмкин: (843) 221-78-85, 264-72-15, 292-86-62.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International