Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларын социаль проектлау буенча семинарга чакырабыз

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Социаль проектны ничек итеп гамәлгә ашырырга һәм грант ярдәмен ничек алырга? Бу хакта республиканың Иҗтимагый палатасында (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 йорт) 20 март көнне, 14.00 сәгатьтә «Социаль проектлау һәм социаль проектларга идарә итү» семинарында сөйләячәкләр.

Тренинг кысаларында заявкаларны рәсмиләштерү мәсьәләләре, аерым алганда, типик хаталар һәм аларны бетерү ысуллары каралачак.

Чарада катнашу – бушлай. Теркәлүне түбәндәге сайтта узарга кирәк: https://innovationdevelopment2.timepad.ru/event/1284253/

Белешмәләр өчен телефон: 8(903) 342-02-39.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Инновацияле үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге (СЮ КО ярдәм итүнең ресурслар үзәге), Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International