Татарстан предприятиесе элеватор төзү өчен 34 миллион сум акча алган

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы предприятиесе 34 миллион кредит алган. Займ алганда поручитель булып ТР Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды катнашты.

Алынган кредит акчалары Кама Аланы бистәсендә элеватор төзүгә тотылачак. Комплекс ашлык саклау һәм үлчәү контроле өчен өч ангарны үз эченә алачак, заем чараларына төрле бөртекле культуралар өчен ашлык киптергечләр дә сатып алыначак.

Элеваторның максималь егәрлеге 40 мең тонна тәшкил итәчәк, бу бөтен республикадан ашлык кабул итү мөмкинлеген бирәчәк. Объектны июнь аенда эшләтә башлау планлаштырыла.

Поручительлек суммасы 15 миллион сум тәшкил итә. Әлеге поручительлек «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Стандарт» продукты буенча Гарантия фонды тарафыннан бирелде, бу продукт кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре арасында фонд программалары кысаларында тәкъдим ителә торган ярдәм чараларының иң популяры булып тора.

Исегезгә төшерәбез, «Стандарт» программасы буенча поручительлекнең максималь суммасы 30 миллион сумга җитә, үз чиратында, Гарантия Фонды кредит суммасының 50%ына кадәр поручитель булып тора ала. Әлеге продукт буенча ярдәмне 209-ФЗ номерлы федераль законга туры килә торган һәм Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында булган барлык КУЭ субъектлары да алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International