Татарстанның берьюлы ике шәһәре Россиянең иң яхшы 10 моношәһәре исемлегенә кергән. «СКОЛКОВО» МШУ мәйданчыгында Моношәһәрләрне үстерү фонды 2019 ел өчен рейтинг йомгакларын ясаган. Социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән иң яхшы ун шәһәр арасына Яр Чаллы белән Түбән Кама да бар.
«Бүген без иң яхшы унлыкны игълан иттек. Бу шәһәрләр «моно» кушымчасы чикләрен уздырган моношәһәрләр, алар ныгыган, аларга масштаблы якын килү кирәк. Бу калаларда хәлне коткарырга, фәкать эш урыннары булдыру белән шөгыльләнергә кирәк. Аларга күбрәк шәһәр икътисадын, шәһәр тирәлеген үстерү кирәк. Бу юнәлешләр буенча аларны яңа зур эшкә җигү вакыты җитте. Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм ВЭБ.РФ ярдәм итәргә әзер», – дип хәбәр иткән ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева.
Бүләкләү тантанасы кысаларында Яр Чаллы моношәһәре икътисадый активлык өлешендә билгеләп үтелгән. Шәһәр командасы инвесторларны актив җәлеп итә һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды белән финанс һәм финанс булмаган инструментлар буенча хезмәттәшлек итә. Яр Чаллы даими рәвештә Россиянең 10 моношәһәре ТОП-10 исемлегенә эләгә.
Түбән Камада 2019 елда моношәһәрдә яшәүчеләрнең икътисадый вәзгыятькә мөнәсәбәте яхшырган һәм КУЭ өлкәсендә эшкуарлык активлыгы потенциалы арткан. Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, социаль челтәрләрдә иң актив җитәкче дип танылган.
Бу юлы иң яхшы 10 моношәһәрләр исемлегенә түбәндәгеләр кергән: Яр Чаллы (Татарстан Республикасы), Тольятти (Самара өлкәсе), Первомайский (Тула өлкәсе), Белгород өлкәсенең Губкин каласы, Башкортостан Республикасыннан Күмертау, Вологодск өлкәсеннән Череповец, Карелия Республикасыннан Костомукша, Ставрополь краеннан Невинномысск, Татарстан Республикасыннан Түбән Кама һәм Ярославль өлкәсеннән Тутаев каласы.
Моношәһәрләр рейтингы ел саен үткәрелә. Ул моношәһәрләрнең иң куәтле һәм перспективалы якларын ачыкларга, шулай ук шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң уңышлы проектларны билгеләргә ярдәм итә. Алга таба 2019 елгы рейтинг лидерлары МОНОГОРОДА.РФ фондының «Менторлык» проекты кысаларында Россиянең башка моношәһәрләре өчен остазлар булачак. Алар инвестицияләр җәлеп итү, шәһәр икътисадын һәм шәһәр тирәлеген үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.