Татарстан бизнесы, республика программалары ярдәмендә, миллиард сумнан артык суммага кредит акчасы җәлеп иткән

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган микрофинанс программалары буенча республика бизнесы миллиард сумнан артык суммага кредит акчалары җәлеп иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика эшкуарлары займнарны онлайн рәсмиләштерүнең уңайлы булуын бәяләгән – кредит гаризаларының 90% өлеше ФАСТРЕК.РФ порталы аша бирелгән.

Хәзерге вакытта Эшкуарлыкка ярдәм фонды республика бизнесыннан микрофинанслауның 4 төре буенча займ алуга 1,01 млрд. сумлык гариза хуплаган.

Аерым алганда, «Однопроцентный» микрозаймы турында сүз бара, ул пандемиягә бәйле чикләү чаралары вакытында эшләтеп җибәрелде һәм кризисның тискәре нәтиҗәләрен үзләрендә тойган, ләкин икътисад тармакларыннан зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Август аеннан Татарстанда республика икътисадын торгызуга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына старт бирелгән иде, анда тагын 3 ташламалы микрозайм кертелгән. «Перезагрузка» программасы икътисадның реаль секторында эшләүче барлык КУЭ категорияләренә кредит алу мөмкинлеген күздә тота, һәм заемчылар тарафыннан нигезләнгән теләсә нинди максатларга бирелә.

«Старт» микрозаймы ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан үз эшен ачарга теләгән югары уку йортын тәмамлаучыларга һәм  студентларга ярдәм итү өчен махсус эшләнгән. Микрозаймга заявканы, эшкуарлык максатлары өчен нигезләнгән теләсә кайсы чыгымнарга алырга мөмкин.

КУЭның экспорт юнәлешле вәкилләре өчен «Развитие» микрофинанс продукты эшләнде. Программа шартлары буенча кредит алучыларның әлеге төркеме өчен экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру кредит максаты булырга тиеш.

Бүген Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан микрофинанс алу өчен КУЭ субъектларының 579 гаризасы канәгатьләндерелгән. Кредит заявкаларының төп күләме «Перезагрузка» һәм «Однопроцентный» программаларына туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта микрозайм алуга гаризаларның күбесе ФАСТТРЕК.РФ порталы аша рәсмиләштерелә. Портал эше нәтиҗәсендә, гариза биргән мизгелдән башлап эшкуар счетына акча күчергәнчегә кадәр, кайбер очракларда нибары бер сәгать вакыт уза. ФАСТТРЕК.РФ порталы республиканың уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның ярдәм чараларына һәм онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та читтән торып тикшерергә мөмкин.

8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International