Соңгы биш елда Татарстанда эшкуарларга ярдәм итүгә 7,3 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуның 2,6 млрд сумы – федераль бюджеттан, 4,7 млрд сумы Татарстан бюджетыннан бүленгән. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, республика һәм федераль программалар кысаларында күрсәтелә.
Татарстанның үзмәшгульләре һәм үзмәшгульлек режимын сайлаган Татарстан эшкуарлары сатып алуларда катнашу буенча өйрәтү вебинарын уза алачак. Белем бирү чарасы 2020 елның 1 декабрендә 10 сәгатьтә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.
Бүген «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында 10 инвестиция проекты хупланды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Хатын-кыз уңышлы эшкуар була аламы? Бизнес-ледиларның уңышлы кейсларның нинди серләрен белә? Отышлы проектлар булдыру өчен ханымнар нинди инструментларга ия булырга тиеш? 2020 елның 26 ноябрендә 10:00 сәгатьтә татарстанлыларны хатын-кызлар эшкуарлыгына багышланган вебинарга чакырабыз.
«Пятерочка» сәүдә челтәре һәм ТР Икътисад министрлыгы, «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП компетенцияләр үзәге ярдәмендә «ТатПатент» инноваторлар һәм бизнес өчен платформа ритейл өчен инновацияле чишелешләр эзләүдә масштаблы кампания башлап җибәргән.
Башкортстан, Кырым, Ханты-Манси автономияле округы һәм Сахалин өлкәсе бизнеска административ каршылыкларны киметү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә. Кырымда «Смартека» уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу платформасының онлайн-сессиясе кысаларында «Сыналган бизнес» республика интернет-ресурсы тәкъдим ителгән.
ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнгән. Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте федераль дәрәҗәдә бәяләнгән.
1 декабрьгә кадәр «Төзелеш» программасы буенча финанс ярдәме алуга гаризалар кабул ителә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ВКС режимында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмәдә эшче төркем әгъзалары, Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашты.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру икътисадны үстерүдә тагын бер фактор һәм бер үк вакытта өстәмә ресурс та булып тора. Бүлеп бирелә торган финансларны тулысынча үзләштерүне контрольдә тотуны тәэмин итү максатларында, Икътисад министрлыгы тарафыннан илкүләм проектлар кысаларында министрлыклар тарафыннан үткәрелә торган эшләргә атна саен мониторинг үткәрелә.