Моношәһәрләр бизнесына OZON онлайн-кибете белән эшне ничек башлау турында сөйләячәкләр

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм OZON компаниясе «OZON маркетплейсында ничек сата башларга?» темасына вебинарлар сериясен уздырачак. Ел ахырына кадәр барлыгы шундый 3 чара узачак, аңа Россиянең барлык моношәһәрләреннән дә эшкуарлар кушыла алачак.

Вебинарлар барышында эшкуарларны бизнесны үстерү өчен OZON мәйданчыгы мөмкинлекләре белән таныштырачаклар, компания белән хезмәттәшлекнең өстенлекләре турында сөйләячәкләр һәм товарлар белән тәэмин итүче сыйфатында теркәлү процессы турында мәгълүмат биреләчәк. OZON вәкилләре шулай ук онлайн-ресурс аша тәэмин итүчеләр өчен сатуны арттыру инструментлары турында да сөйләячәк.

Вебинарлар 17, 25 ноябрь көннәрендә һәм 2 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә узачак.

Катнашу өчен түбәндәге сылтамалар буенча теркәлергә кирәк:

17 ноябрь вебинары: https://internet-platforma--event.timepad.ru/event/1460500/

25 ноябрь вебинары: https://internet-platforma--event.timepad.ru/event/1467069/

2 декабрь вебинары:  https://internet-platforma--event.timepad.ru/event/1460499/

Вебинарларда катнашу буенча элемтәләр:

  • МОНОГОРОДА.РФ:

Багрова Юлия Владимировна, тел: +7 (495) 734-79-19 (өст. 300), email: y.bagrova@monogorodarf.ru.

  • OZON:

Краснов Петр, тел: + 7 (977) 800-83-91, email: pekrasnov@ozon.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International