3 квартал нәтиҗәләре буенча Тукай районы ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында лидерлар өчлегенә эләккән

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы агымдагы елның 3 кварталы өчен Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады.

9 ай нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре алда бара, 2 нче урында, традицион рәвештә, Әлмәт районы, лидерлар өчлеген Тукай муниципаль районы йомгаклый.

Әгерҗе муниципаль районы рейтингта – 12, Мөслим районы 11 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә, инвестицияләр һәм авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме артуына бәйле.

2020 елның 1 октябренә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,78% тәшкил итә. 36 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән.

Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,36%), Әтнә (0,52%) һәм Кайбыч (0,78%) муниципаль районнарында, иң зурысы – Питрәч муниципаль районында (9,28%), Казан шәһәрендә (5,08%) һәм Алабуга муниципаль районында (5,01%) теркәлгән.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча уртача төяп җибәрелгән продукция күләме 495,43 мең сум тәшкил итә, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (2975,3 мең сум), Түбән Кама (1235,3 мең сум) һәм Алабуга (1098,0 мең сум) муниципаль районнарында.

2020 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә гамәлгә кертелгән гомуми торак мәйданы 0,531 кв. метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (4,379 кв.метр), Тукай (2,983 кв. метр) һәм Лаеш (2,813 кв. метр) муниципаль районнарында гамәлгә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International