Татарстан эшкуарларын биржа инструментларына өйрәтәчәкләр

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Банкы кече һәм урта бизнес өчен өйрәтү вебинарлары сериясен башлап җибәрә.

Беренче чара 2020 елның 1 декабрендә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә узачак, аның кысаларында эшкуарлар фонд базары инструментлары, аерым алганда, биржада облигация займнары чыгару ярдәмендә ничек итеп финанс җәлеп итәргә кирәклеген беләчәк.

Россия Банкы белгечләре үз мөмкинлекләрен бәяләү һәм биржага чыгу перспективалары, шулай ук моның өчен булган дәүләт ярдәме инструментлары турында сөйләячәк. Моннан тыш, тыңлаучыларга компанияне биржага чыгаруның адымлы планын тәкъдим итәчәкләр һәм зур булмаган компанияләрнең сәүдә мәйданчыкларына чыгуның реаль мисаллары белән таныштырачаклар. Вебинарда катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Киләсе вебинар 15 декабрьдә булачак һәм эшкуарлар өчен тиз түләүләр системасы мөмкинлекләренә һәм өстенлекләренә багышланачак. Аңа теркәлү турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International