Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында Татарстан эшкуарларының онлайн-базарына чыгу турында фикер алыштылар. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда эшкуарларны укыту максатында даими рәвештә онлайн-сәүдә буенча белем бирү чаралары үткәрелүе хакында хәбәр итте. Быел 38 белем бирү чарасы узган, аларда 6000нән артык эшкуар һәм үзмәшгульләр катнашкан. Укыту вебинарлары Россия һәм чит ил маркетплейслары (Wildberries, Ozon, Aliexpress, Яндекс Маркет, Alibaba, Europages, Amazon, Edeka, Epinduo, Etsy, Kazanexpress) белән берлектә үткәрелә. Алар электрон мәйданчык эшенең принципларын һәм өстенлекләрен, товар белән тәэмин итү һәм сату белән идарә итү өлешендә маркетплейс мөмкинлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Эшкуарларга маркетинг коммуникацияләре һәм сайтның бушлай инструментлары ярдәмендә товар әйләнешен арттыру турында сөйлиләр.
Министр билгеләп үткәнчә, бизнес-берләшмәләрнең мөрәҗәгатьләре нәтиҗәләре буенча Эшкуарлыкка ярдәм фонды базасында интернет-мәйданчыкка чыгу өчен Эшкуарларга ярдәм үзәге оештыру планлаштырыла.
Өстәмә ярдәм чаралары пакеты кысаларында Россия маркетплейсларын тәэмин итүчеләргә сертификатлар, маркетплейсларда продукция урнаштыру максатларында җитештерелә торган продукциягә дәүләт теркәве турында таныклыклар, шулай ук маркетплейсларда урнаштырылган продукцияне алга этәрү дә инде финансланып килә.
Моннан тыш, Экспортка ярдәм үзәге аша эшкуар үз продукциясен Alibaba, Europages, Epinduo, Amazon.сom, eBay, MedicalExpo, Etsy, Amazon.de + Edeka кебек чит ил маркетплейсларында да бушлай урнаштырырга мөмкин. Ярдәмнең финанс чаралары турында тулырак 8 (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.
Үткәрелә торган чаралар кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.