Россиядә илкүләм проектлар буенча портал-навигатор эшли башлаган

2020 елның 20 ноябре, җомга

Национальныепроекты.рф интернет-порталында һәр россияле аларны тормышка ашырудан аның нинди файдала алачагын белә ала.

ТАСС агентлыгындагы порталны тәкъдир итүдә Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко ассызыклап үткәнчә, порталны адреслы дип әйтергә була. Анда һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны табачак.

Мәсәлән, онкологик авыруларны вакытында ачыклау һәм алардан үлем очракларын киметү өчен дәвалау оешмалары яңадан җиһазлана, амбулатор онкология ярдәме үзәкләре, онкологик диспансерлар, шулай ук аеруча авыр очракларны өйрәнү һәм дәвалау өчен референс-үзәкләр ачыла.

Уңайлы яшәү мохите оештыру өчен сыйфатлы төзелгән юллар өлеше икеләтә – 42% алып 85% кадәр артырга тиеш, ә төбәк әһәмиятендәге юллар – 43% алып 51% кадәр.

Дмитрий Чернышенко сөйләп узганча, сайтта теләсә кем илкүләм проектларның аның тормышын ничек яхшырта алачагын белә ала, шулай ук медицина хезмәтләре, социаль түләүләр, үсеш өчен спорт яки мәдәни мөмкинлекләр турында мәгълүмат ала алачак. Шулай ук торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында мәгълүмат пәйда булачак:

«Россиядә сыйфатлы төзелгән юллар өлеше икеләтә – 42% алып 85% кадәр артырга тиеш, ә төбәк әһәмиятендәге юллар – 43% алып 51% кадәр».

Платформа «Россиянең киләчәге. Илкүләм проектлар» сайтының варисы булачак.  «Илкүләм приоритетлар» АКО генераль директоры София Малявина ассызыклап үткәнчә, портал даими рәвештә үсәчәк. «Ике атна дәвамында без өстәмә сервис кертәчәкбез, ә атап әйткәндә, кире элемтә урнаштырачакбыз, анда һәркем үз тәкъдимен калдыра яки сораулар бирә яки илкүләм проектларның алга таба ничек үсәргә тиешлеген белдерә алачак», – дип билгеләп үтте ул.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко: «Бүген без  национальныепроекты.рф порталын эшләтеп җибәрәбе. Аның аерып тора торган үзенчәлеге – илдә яшәүче һәркемгә шәхси якын килү. Һәм иң мөһиме – хөкүмәт белән кире элемтә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International