Пятёрочка белән Татпатент ритейл өчен инновацияле чишелешләр сайлаячак

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

«Пятерочка» сәүдә челтәре һәм ТР Икътисад министрлыгы, «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП компетенцияләр үзәге ярдәмендә «ТатПатент» инноваторлар һәм бизнес өчен платформа ритейл өчен инновацияле чишелешләр эзләүдә масштаблы кампания башлап җибәргән.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 9 декабренә кадәр «Пятерочка» кибетләрендә операция процессларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, кунаклар өчен сервисны, склад технологияләрен, транспорт белән идарә итүне камилләштерүгә, алга киткән маркетинг чишелешләрен, тотрыклы үсеш буенча инициативаларны һ.б. тәкъдим итәргә кирәк. Проектлар, һичшиксез, сату өчен әзер Minimum Viable Product (минималь дәрәҗәдә яшәргә сәләтле продукт) продуктына ия булырга тиеш.

Сайлап алу өчен гаризалар түбәндәге сылтама буенча тапшырыла:  https://x5tatpatent.ru

Азык-төлек ритейлы экспертлары финал өчен иң перспектив проектларны сайлап алачак. Җиңүчеләр үз идеяләрен «Пятерочка» сәүдә челтәрендә гамәлгә ашыра алачак, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләрне өчен алга таба масштаблау өчен кирәкле шартлар да тудырылачак.

Моннан тыш, барлык катнашучылар да Татарстан Республикасы эксперт бизнес-җәмәгатьчелегеннән, аерым алганда: «Пятерочка» сәүдә челтәреннән, «ТатПатент» инновацияле проектлар белән идарә итү буенча проект офисыннан, һөнәри берләшмәләрдән, үсеш институтларыннан, башкарма хакимият органнарыннан консультация-методика ярдәмен алачак. Катнашачак барлык командаларга «ТатПатент» проект офисы экспертлары белән эшне дәвам иттерү мөмкинлеге биреләчәк.

Белешмә өчен:

«Пятерочка» сәүдә челтәре Россиянең азык-төлек ваклап сату компаниясен алып баручы X5 Retail Group составына керә, ул шулай ук «Перекресток» супермаркетларын, «Карусель» гипермаркетларын үз эченә ала. 2020 елның 30 сентябренә илдә РФнең 66 төбәгендә 16 385 «Пятерочка» кибете эшли.

«ТатПатент» 2018 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән икътисадның реаль секторы вәкилләре һәм инновацияле чишелешләр булдырырга һәм яңа югары табышлы проектлар һәм бизнес ачарга ниятләгән кешеләр өчен оештырылган бердәм сервис булып тора. «ТатПатент» проект офисы уңышлы коммерцияләштерү потенциалы булган компанияләргә ярдәм итүдә зур тәҗрибәгә ия һәм инновацияләргә ярдәм фонды (Бортник фонды) грантларын алуда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International