1 декабрьгә кадәр «Төзелеш» программасы буенча финанс ярдәме алуга гаризалар кабул ителә.
Әлеге программа кысаларында идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентларына инженерлык инфраструктурасын, биналарны һәм корылмаларны төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү өчен 30 млн.сумга кадәр кредит бирелә (Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан 50 процентка кадәрле гарантия белән). Микрофинанс продуктының срогы – 1 елдан 5 елга кадәр, төп бурычны түләү буенча 12 айга кичектерү мөмкинлеге бар.
Микрозайм алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Петербург ураму, 28 йорт, федераль максатчан программаның районнардагы төбәк вәкилләренә. Консультацияне кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: (843) 524-90-90.
Исегезгә төшерәбез, «Төзелеш» программасы агымдагы елның августында кабул ителгән һәм Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына кертелгән.