Татарстанның алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә алга таба гамәлгә ашыру өчен 10 проект хупланды

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында 10 инвестиция проекты хупланды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Каралган проектларның җидесе – өр-яңа, алар Зеленодольск, Түбән Кама һәм Чистайда гамәлгә ашырылачак.

«Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә KazanExpress фулфилмент-үзәге, «Бәхетле» компаниясенең җитештерү-склад комплексы төзеләчәк, «ИТЛЕ КИТЧЕН» ҖЧҖнең индивидуаль һәм төркем төргәкләрендә көндәлек рациондагы әзер азык-төлек продуктлары җитештереләчәк. Моннан тыш, «ТМК ГРУПП» ҖЧҖнең гамәлдәге резидентының «Товар тарату үзәге» инвестиция проектын киңәйтү дә планлаштырыла. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен 1 216,8 млн. сум инвестиция юнәлдереләчәк. Предприятиеләрдә 1500 кеше эшле булыр дип көтелә.

Түбән Камада сыекландырылган табигый газда эшләүче йөк автомобильләре өчен криоген ягулык баклары һәм көнкүреш техникасы өчен пыяла җитештерелә башлаячак. Инвесторлар – «Русские криогенные системы» ҖЧҖ һәм «Кама Технология» ҖЧҖ. Әлеге проектлардан көтелгән инвестицияләренең гомуми күләме 650 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк, шул исәптән капиталь кертемнәр күләме – 305,6 млн.сум. Түбән Камада яңа производстволарны эшләтеп җибәрү өстәмә рәвештә 300 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Чистайда шулай ук ике яңа производство эшли башлаячак. «МЕТТЭМ Автомобильные компоненты» ҖЧҖ цифрлы системалар компонентлары һәм транспорт чаралары белән идарә итү өчен интеллектуаль телематик чишелешләр эшләүче булачак, «Камский пекарь» ҖЧҖ икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү эшен оештыра. Әлеге проектларны гамәлгәа ашыруга 819,1 млн. сум инвестиция юнәлдереләчәк. Нәтиҗәләр буенча 235 яңа эш урыны булдырылачак.

Моннан тыш, утырышта «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында элек төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертү өчен 2 гариза каралды. «КМД НЧ» ҖЧҖ йөк автомобильләренә запас частьләр җитештерүне киңәйтү һәм «Дарлетто» ҖЧҖ печенье җитештерә башларга планлаштырыла. Үзгәрешләр кертелгәннән соң инвестицияләр күләме 828,3 млн.сум тәшкил итәчәк, ә яңа эш урыннары саны 348гә җитәчәк.

Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларының гомуми саны 93 тәшкил итәчәк.  Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, агымдагы елда республика моношәһәрләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренә 19 резидент җәлеп ителгән, шулардан:

- «Түбән Кама»  алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең 6 резиденты (1 резидент 2 инвестиция проектын гамәлгә ашыра);

- «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 7 резидент;

- «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 5 резидент,

- «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 1 резидент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International