Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру икътисадны үстерүдә тагын бер фактор һәм бер үк вакытта өстәмә ресурс та булып тора. Бүлеп бирелә торган финансларны тулысынча үзләштерүне контрольдә тотуны тәэмин итү максатларында, Икътисад министрлыгы тарафыннан илкүләм проектлар кысаларында министрлыклар тарафыннан үткәрелә торган эшләргә атна саен мониторинг үткәрелә.
Шулай итеп, биш министрлык (ундүрт министрлык арасында) тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм», «Экология», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм», «Мәгариф» һәм «Демография» илкүләм проектлары составына кергән төбәк проектлары тулысынча тормышка ашырылган. Гомумән алганда, Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру билгеләнгән вакытка туры килә.
Хәзерге вакытта министрлыклар алдына дәүләт контрактларын төзеп бетерү, финансларны тулысынча үзләштерү, җиһазларны вакытында китертү һәм монтажлау, 2030 елга кадәрге максатчан күрсәткечләрне федераль министрлыкларда килештерү бурычлары куелган.
Исегезгә төшерик, агымдагы елда республикада 11 илкүләм проект составына керүче 50 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, алар кысаларында 200 күрсәткечнең максатчан күрсәткечләренә ирешергә кирәк. 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 31,6 млрд. сум юнәлдерелгән.