Россия Икътисадый үсеш министрлыгы хатын-кызлар эшкуарлыгы мәсьәләләренә багышланган вебинар үткәрәчәк

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Хатын-кыз уңышлы эшкуар була аламы? Бизнес-ледиларның уңышлы кейсларның нинди серләрен белә? Отышлы проектлар булдыру өчен ханымнар нинди инструментларга ия булырга тиеш? 2020 елның 26 ноябрендә 10:00 сәгатьтә татарстанлыларны хатын-кызлар эшкуарлыгына багышланган вебинарга чакырабыз.

Чараны оештыручылар – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, «Синергия» корпорациясе белән берлектә.

Илнең әйдәп баручы хатын-кыз спикерлары үз уңышларының серләре белән уртаклашачак, үз бизнесларын алып бару өчен нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеге, мотивацияне һәм илһамны югалтмаска, ничек уңышлы һәм бәхетле булырга кирәклеге турында сөйләячәкләр, шулай ук хәзерге вакытта актуаль булган күп кенә башка сорауларга да җавап бирәчәкләр. Бу һәм башка әйберләр хакында «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» дигән яңа вебинарда сүз барачак.

Вебинар темалары:

 · Эш һәм тормыш. Ничек итеп баланс сакларга?

· Хатын-кызларча бизнес белән идарә итү. Эшкуар-хатын-кызлар нинди серләр белә?

· Instagram-марафоннар. Интернет-маркетингта эшне ничек башлап җибәрергә һәм ничек акча эшләргә?

· Гаилә бизнесы. Туганнар белән ничек итеп уңышлы команда төзергә?

· Хатын-кыз булу – бөек адым! Хатын-кызлар бизнесы өчен ни өчен каршылыклар юк?

Тулырак программа әлеге сылтама буенча: https://docs.google.com/document/d/1ayihv-rD9lkdno2APSbWbttFvvgMu3ANQ9fiU3OcRJU/edit

​Спикерлар:

* Надежда Касатикова, ExpressNails-Brow&Nail Company салоннарына нигез салучы һәм CEO;

* Кира Байбакова, ресторатор, серияле эшкуар, Ginza Project ресторан холдингының Ex Deputy CEO;

· Ксения Прохорова, Maniaco агентлыгы партнеры, Gotovtsev&Co партнеры, PSCN маркетинг-стратегиясен һәм персональ брендын язу буенча методик кулланмалар авторы;

· Виктория Мельник, эшкуар, «Бизнес өчен инструментлар» бизнес-укыту үзәге хуҗасы, кече бизнес компанияләре белән идарә итү буенча эксперт;

· Виктория Петрова, «ЛюдиPeople»га нигез салучы.

Барлык катнашучылар өчен дә вебинар бушлай. Трансляцияне түбәндәге сылтама буенча карарга була:  https://synergy.online/webinars/zhenskoe-predprinimatelstvo-26-noyabrya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International