Үзмәшгульләр һәм шәхси эшкуарларны сатып алу инструментларына өйрәтәчәкләр

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның үзмәшгульләре һәм үзмәшгульлек режимын сайлаган Татарстан эшкуарлары сатып алуларда катнашу буенча өйрәтү вебинарын уза алачак. Белем бирү чарасы 2020 елның 1 декабрендә 10 сәгатьтә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак. Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлү узарга кирәк:  https://email.tektorg.ru/landing/msp-all 

Укыту кысаларында түбәндәгеләр планлаштырыла:

- сатып алулар өлкәсендә гамәлдәге законнарның төп аспектларын җентекләп тикшерү,

- сатып алуларны гамәлгә ашыру практикасының катлаулы мәсьәләләре буенча беренче тапкыр катнашучы кешеләр өчен дә, тәҗрибәле тәэмин итүчеләр өчен дә бертөрле актуаль җаваплар алу,

- зур корпорацияләрнең сатып алуларында үзмәшгуль гражданнарның катнашу мәсьәләләре турында фикер алышу,

- иң эре заказчыларның сатып алу нигезләмәләре үзенчәлекләрен, сатуларда катнашу тәртибен һәм килешүләр төзергә өйрәнү.

Семинар йомгаклары буенча һәр катнашучы дәүләт корпорацияләренең сатып алу процедураларында уңышлы катнашу өчен нәтиҗәле эш кораллары турында мәгълүмат алачак. Тыңлаучыларга алга таба куллану өчен тәкъдир итү һәм методик материаллар биреләчәк.

Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәте, эре заказчылар вәкилләре катнашачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (495) 698-98-00 (өст. 138, өст. 278).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International