Яков Геллер II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнгән

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнгән. Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте федераль дәрәҗәдә бәяләнгән.

Яков Геллер ТР Дәүләт заказы агентлыгына 2002 елдан бирле җитәкчелек итә, ТР Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, РФ Торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТР Атказанган икътисадчысы. Элегрәк ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнгән иде.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International