Татарстан бизнеска административ каршылыкларны киметү буенча башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашты

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Башкортстан, Кырым, Ханты-Манси автономияле округы һәм Сахалин өлкәсе бизнеска административ каршылыкларны киметү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә. Кырымда «Смартека» уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу платформасының онлайн-сессиясе кысаларында «Сыналган бизнес» республика интернет-ресурсы тәкъдим ителгән. 

Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) иң яхшы практикалар үзәге директоры Илья Мамыкин сайланган тематиканың хәзерге шартларда мөһим булуын билгеләп үткән. Ул ассызыклаганча, практикаларның Смартекага эләгүе – ул юлның башы гына, алга таба проектны тиражлау кирәк.

Татарстан Республикасының «Сыналган бизнес» тәҗрибәсе онлайн-сессия кысаларында спикерлардан иң зур кайтаваз алган. Проект эшкуарлар тарафыннан закон бозуларны һәм штраф рәвешендә кече бизнеска финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Стратегик инициативалар агентлыгының «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында Татарстанның «Сыналган бизнес» тәҗрибәсен РФ Президенты Владимир Путин да хуплаган. Практика «Смартека» платформасында урнаштырылган. Кырым Республикасының икътисадый үсеш министры Дмитрий Шеряко шулай ук бу практиканы гамәлгә кертү теләген белдергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International