Президент Рөстәм Миңнеханов бүген «Салым салуның патент системасы турында»гы законга үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды. Документ республика башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Закон рәсми басылып чыккан көненнән бер ай үткәннән соң, ләкин салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым буенча чираттагы салым чорының беренче көненнән дә иртәрәк булмаган чорда, ягъни 2021 елның 1 февраленнән үз көченә керә
23 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тиешле үзгәрешләрне депутатларга карау өчен тәкъдим итте. Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча икътисад министры инициативасы бертавыштан кабул ителде.