Эшкуарлар эшкуарлык компетенцияләре буенча Бөтенроссия турнирында катнашырга чакырыла

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Эшкуарлык компетенцияләре буенча «Үз бизнесыңны төзе» Бөтенроссия турниры дәвам итә. Ул «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Конкурста эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яки эшне башларга җыенучы 65 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.

Турнир өч этаптан тора, аларның беренчесе инде старт алган. Катнашучыларга 21 февральгә кадәр турнирда «ФП: Бизнес-симулятор» уены аша теркәлергә һәм виртуаль бизнес ачарга тәкъдим ителә. Кушымтаны App Store яки Google Play аша күчертеп алырга мөмкин.

Икенче этапта катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен белү буенча тест узарга кирәк булачак.

Сайлап алу турларын узган катнашучылар 2021 елның беренче кварталында Санкт-Петербургта узачак финалга чыгачак. Финалистлар аналитик биремнәр үтәячәк. 

Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр сайлап алыначак, алар кыйммәтле призлар һәм эшкуарлык эшчәнлеген өйрәнү өчен сертификатлар алачак.

Турнир шартлары белән конкурс сайтында танышырга мөмкин:  https://businessturnir2020.ru/

2019 елда «Үз бизнесыңны төзе»  эшкуарлык компетенцияләре буенча Бөтенроссия турнирында 76 төбәктән 9424 кеше катнашкан. Турнир нәтиҗәләре буенча 16 төбәктән 68 финалист билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International