Гаризаларны карау буенча комиссияләрнең ахыргы утырышында Татарстаннан алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен гамәлгә ашыруга 15 проект хупланды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

«Түбән Кама», «Зеленодольск», «Менделеевск» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең быелгы ялгы соңгы утырышында 15 инвестиция проекты хупланды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерелгән проектларның 14е – өр-яңа һәм Зеленодольск, Түбән Кама, Менделеевск һәм Чистай алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылачак. Каралган барлык гаризаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында өстәмә рәвештә 1060 эш урыны булдырылачак.

Шулай итеп, «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 9 проект карау өчен тапшырылды, шул исәптән «Промэнерго» ҖЧҖ компаниясенең электр энергиясен исәпкә алу буенча интеллектуаль үлчәү приборлары базасында түбән вольтлы комплектлы җайланмалар җитештерү проектына эш урыннары санын 60тан 102 кадәр арттыру өлешендә үзгәрешләр кертелгән.

Калган гаризалар «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алырга теләгән компанияләр тарафыннан бирелгән. «Выбор-Поволжья» ҖЧҖ 782,6 млн.сумлык премиум-класслы тротуар плиткасы җитештерү буенча завод төзиячәк һәм 104 кешене эшкә урнаштырачак. «Регионлифтмаш» ҖЧҖ шулай ук лифт җиһазлары җитештерү буенча 350,6 млн.сумлык завод төзиячәк, өстәмә рәвештә 91 эш урыны булдырачак. «Логист-Инвест» ҖЧҖ склад комплексы төзү проектын тормышка ашыра. Проектның бәясе 240,3 млн. сум дип бәяләнә, ә аны гамәлгә ашыру 78 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. «Алтынай» ҖЧҖ 255,5 млн сумлык махсус аяк киемнәре җитештерүне оештыра һәм өстәмә рәвештә 149 кешене эшле итәчәк. Үз чиратында, «ОПМП «Энерготех» ҖЧҖ запас частьләр әзерләү һәм котельный җиһазларын ремонтлау буенча производство оештыра. Инвестпроектның бәясе – 89 млн. сумнан артык, ә булдырылган эш урыннары саны – 42 берәмлек. «Арико-фудтех» ҖЧҖ компаниясе катнаш азык-төлек продуктларын җитештерү проектын тормышка ашыра, аның бәясе 22 млн. сумга бәяләнә, 20 эш урыны булдырылачак. Зеленодольскта 25 млн сумга электротехник шкафлар һәм SMC-пластиктан 21 кеше эшкә урнашачак электротехник шкафлар җитештерәчәкләр, инициаторы – «Энергоиновация» ҖЧҖ компаниясе. Зеленодольскта гамәлгә ашыру өчен каралган соңгы проект – 16 миллион сумга яктырту приборлары җитештерү. Проектны «Новалюкс» ҖЧҖ тормышка ашыра, өстәмә 20 эш урыны булдыра.

«Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 3 инвестиция проект тәкъдим ителгән иде. Аерым алганда, «Ай-флекс» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан 1,9 млрд. сумга сыгылмалы төрү производствосы төзү буенча. Проектны тормышка ашыру 169 эш урыны булдыруны күздә тота. Моннан тыш, «Акватар» компаниясе йомырка өчен упаковка җитештерү белән дә шөгыльләнәчәк. Проект 144,5 млн. сум тора, 35 эш урыны булдырылачак. «ФР-кардан» ҖЧҖ карданлы валлар җитештерү проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Моның өчен 134,8 млн. сум кирәк булачак, бу өстәмә рәвештә 44 эш урыны бирәчәк.

Чистайдагы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 2 проект гамәлгә ашырылачак. Беренчесе ашлык терминалын төзүне күздә тота һәм 343,8 млн. сум дип бәяләнә. Төзелеш белән «Крутая гора» ашлык терминалы» ҖЧҖ компаниясе шөгыльләнәчәк. Икенчесе – нефть һәм газ сәнәгате өчен 96,9 млн сумлык төеннәр компонентларын җитештерүне «Механик» ҖЧҖ тормышка ашырачак, рекордлы санла 200 яңа эш урыны булыр дип ниятләнелә.

«Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 492,2 млн. сумлык сыек карбамид-аммиак катнашмалары җитештерү буенча бер проект игълан ителгән, аны «Новые Удобрения» ҖЧҖ гамәлгә ашырачак, 17 эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International