Татарстан Республикасында Куйбышев тимер юлы көненә багышланган онлайн-форум кысаларында «түгәрәк өстәл» форматында узган киңәшмәдә инновация эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Инновацияле проектларга ярдәм итү буенча Татарстан эше турында Инвестиция һәм инновация үсеше идарәсе башлыгы Динар Шакиров сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, республика инновацияләргә ярдәм итүнең актив сәясәте булган төбәк. Моңа федераль рейтингларда Татарстанның алдынгы позицияләре дәлил булып тора.
Инновацияләрне уңайлы булдыруга һәм гамәлгә кертүгә «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары тәкъдим иткән тотрыклы инновация инфраструктурасы ярдәм итә. МИЗ территориясендә 162 резидент җәлеп ителгән. Инновация инфраструктурасына шулай ук «Химград» технополисы – заманча индустриаль химия паркы да керә. Ул кече тоннажлы химия, полимерлар эшкәртү, нанотехнологияләр, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, медицина технологияләре өлкәсендә эшләүче 314 кече һәм урта бизнес компаниясен үз эченә ала.
«Республика инновация инфраструктурасы чылбырында технопарк структуралары төп звено булып кала. Шундый төп объектларның берсе – «Идея» инновация-җитештерү технопаркы, ул 90 артык компанияне үз эченә ала. Шулай ук Татарстанда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы уңышлы эшләп килә, ул ике мәйданчыкта – Казан шәһәрендә һәм Чаллы шәһәрендә урнашкан», – дип хәбәр итте Динар Шакиров.
Моннан тыш, Татарстан фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән актив хезмәттәшлек итә. 2020 елда Татарстаннан Фонд программалары буенча 719 млн. сумлык 113 проект хупланган (2019 елга караганда 11% күбрәк). Инновацияле эшкуарлыкның төп продукты – интеллектуаль милек.
Шулай ук 2020 елның җәендә Икътисад министрлыгы һәм Татарстан фәнни-тикшеренү институты тарафыннан «ТатПатент» платформасы эшли башлады. Ул интеллектуаль милек объектларын теркәү буенча консультацияләр алырга, инновацияле бизнеска ярдәм чаралары буенча мәгълүматтан файдаланырга, шулай ук фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондыннан грант алырга заявкалар формалаштырырга мөмкинлек бирә. Динар Шакиров билгеләп үткәнчә, «ТатПатент» платформасы ярдәмендә 200 артык проект ярдәм алган инде.
Шулай ук чара кысаларында Куйбышев тимер юлының баш инженеры Аграфенин Денис Владимирович, Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров, «Иннополис» МИЗ, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк вәкилләре, шулай ук тимер юл транспорты ихтыяҗлары өчен яңа технологияләр эшләү белән шөгыльләнүче компанияләр җитәкчеләре чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында Куйбышев тимер юлы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.