Татарстан мәктәп бизнес-компанияләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәсе быел 24 декабрьдә КидСпейс балалар шәһәре мәйданчыгында узды. Ярминкәгә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 9 компания җыелган иде.
Ел саен уздырыла торган ярминкәне оештыручылар – «Яшьләр казанышлары» Казан үзәге иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КБК, КидСпейс балалар шәһәре, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы
Ярминкәдә катнашучылар – «Junior achievement» («Яшьләр казанышлары») халыкара коммерциясез хәрәкәтенең «Мәктәп компаниясе» икътисад буенча практикумы кысаларында эшкуарлык белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары командалары. Уку елы дәвамында балалар үз белем бирү учреждениеләрендә бизнес-проектларны тормышка ашыра һәм практикада төп эшкуарлык компетенцияләренә өйрәнә.
Ярминкәдә Яңа ел сувенирлары һәм мәктәп компанияләре продукциясе – бәйрәм җыелмалары, декоратив тәкыялар, шәмнәр, чыршы уенчыклары, бүген популяр булган букча-шопперлар, иҗат өчен җыелмалар тәкъдим ителде. Ярминкә кунаклары яшь эшкуарларның бик яхшы сыйфатлы һәм кулай бәяләрен билгеләп үтте. Ярминкәнең үз даирәсе бар, алар елдан-ел әлеге хәйрия чарасында якыннарына бүләкләр ала.
Яңа ел ярминкәсен ачу тантанасында түбәндәгеләр катнашты:
Гайнов Артур Әсхәт улы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм институтларын үстерү бүлеге башлыгы.
Гәрәева Анна Григорьевна – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының социаль проектлар һәм һөнәри үзбилгеләнешне тормышка ашыру бүлеге башлыгы.
Тихонова Елена Петровна – Кидспейс балалар шәһәре директоры.
Бикчәнтәева Ләлә Дмитриевна – «Яшьләр казанышлары» Казан үзәге иҗтимагый оешмасының башкарма директоры.
Ярминкәнең хәйрия җыены 32 211,50 сум тәшкил иткән, барлык 9 компаниянең гомуми табышы 54 мең сумнан аз гына артык. Барлык акчалар да «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына тапшырылачак.