Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» дип аталган ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сигез яшьлек Йосыф Сәйфуллаевның бизнес турында хыялланган теләген үтәячәк. «Теләкләр чыршысы» – ул Яңа ел бәйрәмнәре вакытында уза торган «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектының махсус акциясе.

Ирекле акция Татарстанда Яңа елга кадәр барачак. Анда шулай ук проекты сайты – елкажеланий.рф аша онлайн рәвештә дә катнашырга һәм кемне дә булсы бәхетле итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International