Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында «Көчле Татарстан. Үсеш нокталары. Бизнес урыны» дигән эшлекле иртәнге аш булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында ассызыклаганча, Икътисад министрлыгы һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы тыгыз хезмәттәшлек итә. «Пандемия башланганда, без көн саен катлаулы хәлдә калган бизнесыбызны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштык, – дип билгеләп үтте ул. – Ил һәм республика Хөкүмәте тарафыннан эшкуарлыкка ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән чаралары бизнесны саклап калырга мөмкинлек бирде».
Икътисад министры хәбәр иткәнчә, кече һәм урта бизнес секторында эшләүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган, шуның өчен ул үз хезмәт коллективларын саклап калган бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерде.
Үзенең чыгышы ахырында Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агеевка Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен һәм идарә рәисенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшкуарлыкны үстерү һәм эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты директоры Артур Николаевка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бүләкләрен тапшырды.
Чара кысаларында 2020 елга йомгак ясалды, шулай ук эшкуарларга әгъзалык билетлары тапшырылды.