Мидхәт Шаһиәхмәтов «Химград» технополисы территориясендә КУЭ илкүләм проекты кысаларында төзелә торган объектларны карады

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта булды, анда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча төзелеш эшләре тәмамланып килә.

Илкүләм проект нигезендә, индустриаль паркта 2021 елга гомуми мәйданы 31,8 мең кв. метр булган тугыз җитештерү бинасы реконструкцияләнәчәк. Быелның апрелендә биредә гомуми мәйданы 15,4 мең кв. метр булган дүрт бина файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 16,4 мең кв. метр булган биш бинаны реконструкцияләү тәмамланып килә.

Мидхәт Шаһиәхмәтовка, хәзерге вакытта әлеге объектларның җылылык контурасы ябылган, тышкы коммуникацияләр ясалган, дип хәбәр иттеләр. Объектлар 2021 елның 1 кварталында файдалануга тапшырылачак.

Әлеге ике еллык проектны гамәлгә ашыру өстәмә 47 резидент урнаштырырга һәм 444 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта беренче проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 15 компания җәлеп ителгән һәм 348 яңа эш урыны булдырылган. Резидентлар бетон заводлары өчен җиһазлар, агынты суларны биологик чистарту өчен аэрация системасы, инновацион полимер компаундлар җитештерә, спорт өчен балык тоту һәм ял итү өчен көймәләр төзи.

 

2020 елда яңа җитештерү биналары шулай ук «Саба» индустриаль паркында да ачылган, ә «Теләче» сәнәгать паркы резидентлары өчен кирәкле инженерлык инфраструктурасы белән җиһазландырылган: эчке электр белән тәэмин итү челтәрләре, тышкы яктырту, элемтә һәм сигнализация челтәрләре, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, шулай ук юл объектлары төзекләндерелгән, янгын резервуарлары куелган.

Эшләр «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган һәм җитештерү һәм инновацион компанияләр булдыру (үстерү) максатларында җитештерү мәйданнары һәм урыннарыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International