Көнчыгыш икътисадый форумында (ВЭФ) «Ерак Көнчыгыш федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе һәм «Идея» инновация-җитештерү технопаркы» ябык акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Илкүләм модель: Россиянең эшлекле климатын яхшырту һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең инвестицион үсеше» сессиясендә катнашты.
Татарстан делегациясе составына Татарстанның икътисад үсеше, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структуралары вәкилләре: ТР Икътисад министрлыгы, Инвестиция үсеше агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм „Идея“ инновацион технопаркы җитәкчелеге керде.
2025 елның 27-28 сентябрендә Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган «ГенЭкспо» гаилә тарихы фестивале узачак, анда Татарстан Республикасыннан теләүчеләр катнаша алачак.
Бүген, 2025 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстанның бизнесны тикшергәндә ясалма интеллектны куллану тәҗрибәсе уңай бәя алды һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан ил төбәкләрендә тиражлау өчен тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган ярминкәдә республиканың 40 үзмәшгуль кешесе катнашты. Ике ярминкә көнендә катнашучыларның кереме 1,1 млн.сум тәшкил иткән.
Татарстанда 15 кече технологик һәм инновацион компания (МТК) КУЭ корпорациясенең һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының ташламалы программасы буенча дәүләт ярдәме алды. Күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә МТК керемне 12% ка арттыра алдылар.
Махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын укыту программасы бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
СИБУР предприятиедә заманча эш урыны булдыру программасы кысаларында «Казаноргсинтез»ның дүртенче административ-көнкүреш корпусын капиталь ремонтлауны төгәлләде. Бинаны реконструкцияләү нәтиҗәләре белән «Казаноргсинтез» директорлар советы әгъзалары танышты.