2025 елның 27-28 сентябрендә Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган «ГенЭкспо» гаилә тарихы фестивале узачак, анда Татарстан Республикасыннан теләүчеләр катнаша алачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Мәскәү шәһәренең Эшкуарлык һәм инновацион үсеш департаменты, шулай ук Яндексның «Архивлар буенча эзләү» сервисы ярдәмендә оештырыла торган фестиваль генеалогия, социология, демография һәм корпоратив мәдәният өлкәсендә әһәмиятле вакыйга булып тора. Инде бишенче ел уздырыла торган чара тармак экспертларын, тикшеренүчеләрне, эшлекле элита, гаилә предприятиеләре вәкилләрен, медиа персоналарын һәм блогерларны берләштерә.
Фестиваль мәйданчыгында, генеалоглар һәм архивистлардан алып психологларга, шәҗәрә агачлары дизайнерларына, китап авторларына, музей һәм шәҗәрә бергәлекләре вәкилләренә кадәр, гаилә тарихын өйрәнү һәм саклау белән бәйле барлык аспектлар тәкъдим ителәчәк. Эшлекле программа кысаларында алдынгы белгечләрнең дискуссияләре һәм чыгышлары, шулай ук күргәзмә экспозициясе, мастер-класслар зонасы, гаилә остаханәләре ярминкәсе, музыкаль һәм театральләштерелгән киңлек һәм нетворкинг мәйданчыгы узачак.
Фестивальдә хәрби генеалогия һәм патриотик тәрбия, яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләү, корпоратив җаваплылык һәм хезмәт династияләре, социаль коммуникацияләрнең яңа практикалары һәм бергәлекләр төзү, гаилә бизнесы һәм дәвамчанлык, дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар, җирле бергәлекләрне үстерү, коммерциячел булмаган оешмалар практикасы һәм бизнес-проектлар, шулай ук VR-технологияләр һәм генетика буенча көнүзәк мәсьәләләргә игътибар биреләчәк.
Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков фестивальнең мөһимлеген ассызыклап, «Генеалогияне өйрәнү тарихи хәтерне сакларга гына түгел, ә аны киләчәк буынга тапшырырга да мөмкинлек бирә, гаилә һәм мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итә», дип билгеләп үтте.
Фестивальнең оештыручылары – «Гаилә традициясе» буыннарның тарихи хәтерен торгызуга ярдәм итүче коммерциясез автоном оешмасы, «Росконгресс» фонды, «Кристиан» гаилә традицияләре йорты һәм «Птица рода» проекты.
Чара Мәскәү, Раменский бульвары, 1нче йорт адресы буенча «Воробьевы Горы» МДУ инновацион фәнни-тикшеренү үзәгенең «Ломоносов» кластеры мәйданчыгында узачак.
Фестивальдә Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләреннән 80нән артык лектор катнашачак, ә килүчеләрнең гомуми саны 5000 кешедән артып китәчәк. Чараны онлайн-трансляцияләү 50 меңнән артык тамашачыны җәлеп итәчәк.
Барлык сораулар буенча оештыручыларның +7 (911) 926-70-10 телефоны яисә түбәндәге электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 9267010@yandex.ru