Татарстан көнендә ярминкәдә республика үзмәшгульләре 1 млн.сумнан артык акча эшләгән

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган ярминкәдә республиканың 40 үзмәшгуль кешесе катнашты. Ике ярминкә көнендә катнашучыларның кереме 1,1 млн.сум тәшкил иткән.

2025 елның 30 августыннан 31 августына кадәр Казанда «Мин бит инде ул Татарстан» бренды белән уздырылган ярминкәдә Татарстан үзмәшгульләре катнашты, бу Татарстан Республикасы көнен масштаблы бәйрәм итүнең бер өлеше булды. Үзмәшгульләргә сәүдә урыннары бушлай бирелде һәм Бауман урамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе янындагы мәйданда урнашты.

Үзмәшгульләр бизәнү әйберләре, картиналар, өй текстиле, кондитер әйберләре, косметика, өй өчен декор һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим иттеләр.

Төбәк тәңгәллеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен алга этәрү өчен Татарстан Хөкүмәте һәм ТР Икътисад министрлыгы ел саен «Мин бит инде ул Татарстан» бренды астында ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.

Агымдагы елның 8 аенда һөнәри керемгә салым кулланучы гражданнар саны 15% ка арткан һәм 411 мең кешедән артып киткән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары белән берлектә үзмәшгульләргә төрле дәүләт ярдәме чараларын күрсәтә, шул исәптән дәүләт гарантияләре, ярминкәләрдә катнашу һәм продукцияне маркетплейсларга чыгаруда ярдәм итү. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында тулырак мәгълүматны Бердәм элемтә үзәгенең +7 (843) 524 90 90 телефоны аша белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International