Татарстанның кече технологик компанияләре дәүләт ярдәме белән 8 млрд.сум акча эшләгән

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстанда 15 кече технологик һәм инновацион компания (МТК) КУЭ корпорациясенең һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының ташламалы программасы буенча дәүләт ярдәме алды. Күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә МТК керемне 12% ка арттыра алдылар.

Татарстанда 2023 ел нәтиҗәләре буенча мондый компанияләрнең гомуми кереме 7,1 млрд.сум тәшкил иткән, ә 2024 елда – 8 млрд.сумга якын.

Ташламалы федераль кредитлау рәвешендә дәүләт ярдәме алган Россия МТК суммар кереме 2024 ел нәтиҗәләре буенча 265 млрд.сумга җиткән.

Россия МТК ярдәмне РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм кече һәм урта эшкуарлыкның югары технологияле, инновацион субъектларын һәм МТК ташламалы кредитлау буенча дәүләт программасы – «Высокотех»  буенча КУЭ корпорациясе күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан МТК саны буенча лидер төбәкләр өчлегендә тора. Республикада 200дән артык МТК эшли, алар, федераль ярдәмнән тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында һәм эшкуарлыкны үстерү буенча ведомство буйсынуындагы институтларда «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган региональ чараларның киң комплексыннан да файдалана алалар. Моңа интеллектуаль милек залогы астында поручительлек, түбән ставкалар буенча лизинг һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды (ФПП), ТР Төбәк лизинг компаниясе (РЛК РТ) һәм ТР Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелә торган башка продуктлар керә.

Татарстанда ике ел эчендә аларга булган финанс ярдәме 400 миллион сумнан артып киткән. Аңа 50 миллион сумнан артык микрофинанс продуктлары, 309 миллион сумнан артык поручительлек һәм 90 миллион сумлык ташламалы лизинг кергән.

Бүген МТК бөтен Россия сәнәгате эшенә һәм аның киләчәк йөзен формалаштыруга зур өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International