СИБУР «Казаноргсинтез»ның 2,2 мең хезмәткәрен заманча эш урыннары белән тәэмин итте

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

СИБУР предприятиедә заманча эш урыны булдыру программасы кысаларында «Казаноргсинтез»ның дүртенче административ-көнкүреш корпусын капиталь ремонтлауны төгәлләде. Бинаны реконструкцияләү нәтиҗәләре белән «Казаноргсинтез» директорлар советы әгъзалары танышты.

Гомумән алганда, СИБУР эшлекле кварталы чикләрендә – КОС мәйданчыгында программа эшләгән вакытта 4 административ һәм көнкүреш комплексы реконструкцияләнгән, 2,2 мең кеше өчен эш урыны яхшыртылган. Предприятиедә реконструкцияләнгән административ һәм санитар-көнкүреш биналарының гомуми мәйданы 26,2 мең кв.метрдан артып киткән.

Завод идарәсе корпусына 162 эш урыны, шәхси саклану чараларын саклау өчен 256 шкаф, 512 хезмәткәр өчен чишенү бүлмәләре, хезмәтне саклау буенча инструктаж өчен заманча уку сыйныфы, кафетерийлар һәм 30 урынга исәпләнгән конференц-зал керә. Комплексның гомуми мәйданы – 4,7 мең кв.м. Корпусны һәм аның тирәсен яңартуга 1 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Бинаның функционалы хезмәт шартларын яхшырту программасын тулыландыра торган опцияләр белән киңәйтелгән. Корпус эш процессларын оештыруның заманча принципларын: хезмәткәрләрнең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыруны исәпкә алып проектланган. Пространствоны оештыру принцибы, уңайлылыктан тыш, логистиканы оптимальләштерү исәбенә компетенцияләр алмашуны яхшырта, бердәм һәм ачык эш пространствосында катнаш функцияләрне берләштерү исәбенә эш процесслары белән идарә итүнең сыгылмалылыгын һәм оперативлыгын тәэмин итә.

Бинаны һәм аның тирәсен яңарту эшләрен Татарстан подрядчылары башкарган. Реконструкция барышында СИБУР чималыннан бик күп төзелеш материаллары файдаланылган. Алар арасында – «DALI» буяулары, «Tarkett» линолеумы, «Технониколь» түбә материаллары. Сайланган материаллар югары сыйфатлы булуы белән генә түгел, озак вакыт эксплуатацияләү срогы белән дә аерылып тора. Әйтик, идәнне бизәүдә линолеум һәм керамогранит кулланылган, аларның эксплуатация срогы якынча 30 ел тәшкил итә, төп үтү урыннары «Слопласт» компаниясеннән HPL-панельләр белән тышланган, аларның хезмәт итү вакыты эксплуатациягә бәйле рәвештә 20 елга җитә. Проектта шулай ук йомык цикллы икътисад принциплары, шул исәптән икенчел пластиклар һәм биналарны демонтажлаудан калган ломнар кулланылган.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – икътисад министры, «Казаноргсинтез» директорлар советы әгъзасы:

«Административ комплексны реконструкцияләү – кешеләр һәм технологияләр турында проект. СИБУР инфраструктураны яңартып кына калмый, ә хезмәтне оештыруның заманча принципларын да кертә. Кешеләрнең уңайлылыгына һәм иминлегенә инвестицияләр – предприятиенең җитештерүчәнлегенә, нәтиҗәлелегенә һәм, ахыр чиктә, тотрыклы үсешенә турыдан-туры инвестицияләр. Шунысы мөһим, мондый проектларны гамәлгә ашыруда җирле подрядчылар актив катнаша һәм үзебездә җитештерелгән үз полимер чималыннан синтетик материаллар кулланыла».

Пространствоны төзекләндерү һәм СИБУРның эшлекле кварталы

Яңа административ-көнкүреш корпусы предприятие территориясендә формалашучы эшлекле кварталның бердәм пространствосының бер өлешенә әверелгән. Эшлекле квартал эчендәге биналар үзара юл-транспорт инфраструктурасы һәм хезмәткәрләргә ял итү, хезмәттәшләре һәм дуслары белән очрашу өчен уңайлы шартлар тудыручы иҗтимагый киңлекләр белән бәйләнгән булачак.

«Казаноргсинтез» территориясендә беренче булып элеккеге завод идарәсе бинасы реконструкцияләнгән. Яңартылган корпус 2024 елның мартында ачылган, хәзер анда бөтен СИБУР бизнесына эксперт ярдәме үзәгенең 700 хезмәткәре урнашкан. 

Узган елның августында «Казаноргсинтез»ның өч производствосы хезмәткәрләре яңа типтагы беренче административ-көнкүреш комплексына күчкәннәр. Агымдагы елның мартында предприятие хезмәткәрләре 1300 урынлы яңартылган санитар-көнкүреш комплексына ия булган. Предприятиедә барлыгы 11 корпусны яңарту күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International