Татарстанда МХО ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкуарлыкка бушлай өйрәтәчәкләр

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын укыту программасы бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча оештырылды.

Укытуны гамәлдәге эшкуарлар үткәрә, алар программада катнашучыларга бизнес өчен идея сайларга ярдәм итәчәк, проектларны финанслау һәм дәүләт ярдәме чаралары турында, ШЭ яки ҖЧҖ ничек ачарга һәм салым түләү режимын ничек сайларга, шулай ук сату стратегияләрен, клиентлар белән аралашу һәм бизнес өчен хезмәткәрләр табу турында сөйләячәк.   

Программа 2025 елның 6 сентябрендә түбәндәге адрес буенча старт ала: Казан шәһәре, Петербург ур., 52 йорт, Кайнау ноктасы, конференц-зал.

Катнашуга гаризаны сайтта бирергә була.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда МХО ветераннары өчен укыту программасының ике агымы тәмамланды, аларда 120 дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International