Татарстан Хөкүмәте 2023-2035 елларга инвестиция меморандумын раслады. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
24 – 30 декабрьдә Казанның сәүдә үзәкләрендә үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре узачак. «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы катнашучыларга җиһазландырылган сәүдә урыннарын бушлай тәкъдим итәчәк. Анда үзмәшгульләр үз товарларын – Яңа ел бүләкләре, агач һәм күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер хуҗалыгы продукциясе, уенчыклар, өй бизәү әйберләре тәкъдим итә һәм сата алачак. Чара КУЭ илкүләм проекты ярдәмендә узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге социаль контракт буенча үз бизнесын яки ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә дәүләттән 350 мең сум күләмендә субсидия алырга җыенучы гражданнар өчен укыту программасында катнашуга гаризалар җыюны башлап җибәрә.
Казанда 9 декабрьдә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен киләсе елда социаль эшкуарлыкны үстерү трендларына багышланган түгәрәк өстәл узачак.
Агымдагы елда Татарстанда 800 гә якын профилактик визит булды инде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән визитларның нәтиҗәлелеген анализлау нәтиҗәләре буенча төбәк эшкуарлары бизнеска административ йөкләнешне киметү инструментын уңай бәялиләр.
Конкурс комиссиясе 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларга субсидия рәвешендә грантлар бирүгә гаризаларны бәяләүне төгәлләде. 119 эшкуар дәүләттән 500 мең сумга кадәр ярдәм алачак.
2022 елның 1 декабрендә Казанда «Казаныш» икенче архитектура-төзелеш форумы старт алды. Форум яшьләргә багышланган һәм 3 көн эшләячәк, бөтен Россиядән теркәлгән катнашучылар саны 2 мең кешегә якынлаша, аларның һәркайсы форумга заманча шәһәр архитектурасы үсеше һәм заманча җәмәгать киңлекләрен оештыру турында үз күзаллауларын алып килде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аккредитацияләнгән сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә 2021 елда кулланылган электр энергиясе чыгымнары өчен түләү чыгымнары өлешен каплауга субсидия бирде. Финанслау күләме 10 млн сум тәшкил итә. Чара Татарстан сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе нигезендә тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә «Дәүләт сатып алуларында катнашу формуласы 2.0» дип аталган бушлай семинар уздыра һәм товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүчеләрне, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны һәм инвалидлар оешмаларын катнашырга чакыра.
Бүген республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең атналык утырышы кысаларында видеоконференцэлемтә режимында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә федераль ярдәм чараларында катнашу һәм Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләрен тикшерделәр.