Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре «Казаныш» икенче архитектура форумында катнаштылар

2022 елның 2 декабре, җомга

2022 елның 1 декабрендә Казанда «Казаныш» икенче архитектура-төзелеш форумы старт алды. Форум яшьләргә багышланган һәм 3 көн эшләячәк, бөтен Россиядән теркәлгән катнашучылар саны 2 мең кешегә якынлаша, аларның һәркайсы форумга заманча шәһәр архитектурасы үсеше һәм заманча җәмәгать киңлекләрен оештыру турында үз күзаллауларын алып килде.

2022 елның 2 декабрендә Форум эшендә «Бүген шәһәр төзелеше эшчәнлегенең торышы» һәм «Шәһәр мохите: буыннар диалогы. Яшьләргә яшәү һәм үсеш өчен нәрсә кирәк?» дискуссияләрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин һәм җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру бүлеге башлыгы Ирина Йосыповакатнашты

Дискуссия барышында шәһәр төзелеше эшчәнлегенең торышы һәм РФ Шәһәр төзелеше кодексына планлаштырылган үзгәрешләр турында фикер алыштылар. «Бүген шәһәр төзелеше эшчәнлегенең торышы» дискуссиясе спикеры буларак яңадан төзелгән «Татарстан Республикасының пространство планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев чыгыш ясады. Институт социаль инфраструктураны анализлау һәм исәпләү, шулай ук, кирәкле инфраструктураны исәпкә алмыйча, торак массивлар төзү турында карар кабул итүне ачыклау максатыннан муниципалитетлар эшчәнлеген ревизияләү бурычларын хәл итү белән беррәттән, Казан, Кама һәм Әлмәт агломерациясен үстерү мастер-планнарын, Казан агломерациясенең территориаль үсеш схемасын эшләү белән шөгыльләнәчәк.

Икенче дискуссия кысаларында спикер Стратегик эшләнмәләр үзәге вице-президенты, «Пространство үсеше» юнәлеше җитәкчесе Татьяна Караваевабулды. Яшьләр өчен уңайлы мохит, торак һәм эш мәсьәләләре, яшь архитектор карьерасы башлану, яшьләр өчен архитектура бәйгеләре, шулай ук яшьләрнең агломерацион үсештә роле һәм урыны турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International