119 эшкуар Татарстан Икътисад министрлыгыннан КУЭ илкүләм проекты буенча ярты миллион сумга кадәр грант алды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Конкурс комиссиясе 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларга субсидия рәвешендә грантлар бирүгә гаризаларны бәяләүне төгәлләде. 119 эшкуар дәүләттән 500 мең сумга кадәр ярдәм алачак.

ТР Икътисад министрлыгы 2022 елда 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларга субсидия рәвешендә грантлар бирүне гамәлгә ашыра. Конкурс комиссиясе каравына барлыгы 129 гариза керде.

Татарстанның 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарлары беренче тапкыр үз эшләрен ачуга түләүсез субсидия алды, социаль предприятиеләр өчен мондый практика 2021 елдан бирле кулланыла.

«Социаль эшмәкәрлек мөһим иҗтимагый һәм мәдәни бурычларны хәл итә, шулай ук гражданнарның якланмаган категорияләренә җайлашырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә мондый предприятиеләр яшь бизнес белән беррәттән дәүләтнең аерым игътибарын һәм ярдәм таләп итә. Татарстанда эшкуарлар өчен төрле юнәлештәге чаралар һәм хезмәтләр спектры бар: социаль проектларны таныту, кирәкле темаларга өйрәтү, консультатив ярдәм һәм грантлар һәм ташламалы микрозаймнар рәвешендә финанс ярдәме», – дип шәрехләде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасар  Айрат Шәмсиев.

Конкурс комиссиясенең сайлап алу нәтиҗәләре буенча агымдагы елда КУЭ Федераль илкүләм проекты кысаларында проектларны гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен 47 млн сум күләмендә 119 эшкуарлык субъекты ярдәм алды. 

Министр урынбасары сүзләренә караганда, җиңүчеләрнең иң күп проектлары җитештерү һәм белем бирү эшчәнлеге, социаль, маркетинг һәм реклама хезмәтләре күрсәтү белән бәйле.

Программа шартлары буенча, проектны финанслашуда катнашу күләме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә, аны конкурс комиссиясе билгели. Шул ук вакытта, субсидия алу өчен, эшкуар проектка үз акчаларының кимендә 25 процентын кертергә тиеш.

Алынган акчаларны бизнес-проектларны тормышка ашыруга – бинаны арендалау яки ремонтлау, җиһазлар яисә транспорт чаралары сатып алуга, һәм башка эшкуарлык максатларына тотарга мөмкин.

Шулай ук ел дәвамында төбәкнең Икътисад министрлыгы, тәҗрибәле остазлар һәм белгечләрне җәлеп итеп, социаль һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Укыту программаларының нәтиҗәсе республиканың социаль юнәлешле бизнесын социаль предприятиеләр исемлегенә кертү һәм 60 тан артык яңа КУЭ субъектын теркәү булды.

Өлешчә мобилизацияләнү сәбәпле, РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылган грант алучылар өчен Министрлык тарафыннан проектларны гамәлгә ашыру срокларын озайту каралды һәм грантларны үзләштерү срокларын яки шартларын үзгәрткән өчен штраф санкцияләре кулланылмады.

Грант ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International