Татарстан үзмәшгульләренә КУЭ илкүләм проекты буенча Казан сәүдә үзәгендә бушлай сәүдә урыннары тәкъдим итәчәкләр

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

24 – 30 декабрьдә Казанның сәүдә үзәкләрендә үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре узачак. «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы катнашучыларга җиһазландырылган сәүдә урыннарын бушлай тәкъдим итәчәк. Анда үзмәшгульләр үз товарларын – Яңа ел бүләкләре, агач һәм күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер хуҗалыгы продукциясе, уенчыклар, өй бизәү әйберләре тәкъдим итә һәм сата алачак. Чара КУЭ илкүләм проекты ярдәмендә узачак.

Яңа ел ярминкәләре 24 декабрьдә Көньяк сәүдә үзәгендә башланачак, ә 26 – 30 декабрьдә Парк Хаус сәүдә үзәгендә узачак.

Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Сәүдә үзәкләрендә шундый ук ярминкәләр агымдагы елның язында узды һәм үзмәшгульләргә 5 млн сумнан артык акча эшләргә мөмкинлек бирде. Быел ярминкәләрдә үзмәшгуль татарстанлылар барлыгы 18 млн сумлык үз продукцияләрен саткан.

Чарага теркәлү КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасы аша башкарыла. (хезмәтнең исеме «Сервислар» - «Төбәк ярдәм чаралары» - «Ярдәм алу» - төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтергә - Үзмәшгульләр өчен» - «Күрсәтергә» - «РФ территориясендә күргәзмә - ярминкә чараларында катнашуны финанслау»).

Үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча әлеге һәм башка программалар турында «Минем бизнес» үзәге телефоны +7 (843) 524-90-90 аша консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International