Казанда 9 декабрьдә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен киләсе елда социаль эшкуарлыкны үстерү трендларына багышланган түгәрәк өстәл узачак.
Чакырылган экспертлар:Михаил Унтура,«Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе, «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм «Россия экспорт үзәге» АҖнең сертификатлы тренеры һәм Алинә Потапенко, «Инновацияләр үсеше, эшкуарлык һәм үз-үзеңне эш белән тәэмин итү милли ассоциациясе» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма директоры, Стратегик инновацияләр агентлыгының җәмәгать вәкиле.
Алар катнашучыларга 2023 нче елда социаль эшкуарлыкны үстерү тенденцияләре, социаль бизнеска ярдәм чаралары һәм аны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Чара ахырында эшкуарлар аралаша һәм элемтәләр урнаштыра алачаклар.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды ярдәме белән бушлай уздырыла.
Үткәрү вакыты һәм урыны: 9 декабрь, 16:30. Эшкуар йорты, Петербург урамы, 28
Үткәрү форматы: офлайн
Катнашу өчен https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScEJklCmD10pwxjKqSurqKRJetlYrNPV4mFp0T4r-tGM2-_YA/viewform?usp=sf_link сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.
Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә: + 7-904-670-62-81, Шумейко Виктория