Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аккредитацияләнгән сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә 2021 елда кулланылган электр энергиясе чыгымнары өчен түләү чыгымнары өлешен каплауга субсидия бирде. Финанслау күләме 10 млн сум тәшкил итә. Чара Татарстан сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе нигезендә тормышка ашырыла.
Республиканың Зеленодольск, Спас, Биектау, Азнакай, Чүпрәле, Минзәлә, Әлмәт һәм Аксубай районнарында урнашкан сәнәгать парклары территорияләрендә эшчәнлек алып баручы 9 компания ярдәм алды.
Исегезгә төшерәбез: концепция авыл җирендә һәм сәнәгать паркларының тулылыгын арттыруга юнәлдерелгән эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында көндәшлек мөмкинлекләрен тигезләүне күздә тота.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен, сәнәгать парклары резидентлары Икътисад министрлыгыннан аккредитация алырга тиеш.
Концепция кысаларында сәнәгать парклары эшкуарлары өчен шулай ук УСН буенча салым ставкалары киметелде, транспорт салымын һәм Оешмалар мөлкәтенә салымны тулысынча түләүдән азат итү каралган. Моннан тыш, резидентлар һәм паркларның идарәче компанияләре ташламалы микрозаймнар бирү, электр энергиясенә тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләүне һәм башка ярдәм программаларын үз эченә алган ярдәм чаралары пакет комплексына исәп тота алалар.
Комплекслы ярдәм белән ел башыннан муниципаль сәнәгать паркларында эшләүчеләр саны 10 260 берәмлектән артык кешегә үсте.