Казанда «Дәүләт сатып алуларында катнашу формуласы 2.0» семинары узачак

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә «Дәүләт сатып алуларында катнашу формуласы 2.0» дип аталган бушлай семинар уздыра һәм товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүчеләрне, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны һәм инвалидлар оешмаларын катнашырга чакыра.

Спикерлар гаризаларны кире кагуга ничек юл куймаска һәм сатып алуларда җиңәргәгә , 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча контрактны үтәгәндә үз хокукларыңны дөрес якларга, санкцияләр, махсус хәрби операция, валюта курсы үзгәрү шартларында контракт/килешүне үтәү турында сөйләячәкләр.

Шулай ук катнашучылар белән бергә тәҗрибә буенча, шул исәптән административ һәм суд очракларындагы кейсларны, һәм тәэмин итүченең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау алгоритмын анализлаячаклар.

 

Семинар 2022 елның 1 декабрендә 9:30 дан 15:00 гә Казан шәһәре,
Петербург ур., 86, «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖендә узачак. Әлеге чарада катнашу бушлай һәм көндезге форматны күз алдында тота.

Семинарда катнашу өчен https://zakupki.tatar/seminars/seminar-formula-uchastiya-v-goszakupkah-2-0/ сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

Семинарны оештыру белән бәйле мәсьәләләр буенча 8(843) 561-02-01 өст.223 телефоны аша Нуриева Румиягә мөрәҗәгать итәргә.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International