Бүген республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең атналык утырышы кысаларында видеоконференцэлемтә режимында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә федераль ярдәм чараларында катнашу һәм Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләрен тикшерделәр.
Эшче төркем утырышында Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашты.
Эшче төркем утырышы кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 15 ноябрендәге 2064 номерлы карары нигезендә башлыклары өлешчә мобилизациягә чакырылган фермер хуҗалыкларының грант программаларында катнашуларын дәвам итә алачакларын билгеләп үттеләр.
Элегрәк алынган грантларны саклап калу өчен, КФХ башлыгы урынына шул ук фермер хуҗалыгы әгъзасын сайларга кирәк. Ул автомат рәвештә яңа грант алучыга әверелә, ә предприятие дәүләт ярдәмен алуны дәвам итә.
Әгәр мобилизацияләнгән эшкуар алга таба грант программасында катнашырга уйламаса, аның өчен ике төрле гамәл вариантын сайларга мөмкин:
Беренчесе – алынган грантлар тулы күләмдә кулланылса да, план күрсәткечләренә ирешеп булмаган вариант. Бу очракта проект тәмамланган дип кабул ителәчәк, ә фермер грант бирү шартларын бозган өчен штрафтан азат ителәчәк.
Икенчесе – грант акчалары өлешчә кулланылды. Мондый вариант белән грант бирүче фермерга финанслауның кулланылмаган өлешен кире кайтартырга хокуклы. Шуннан соң проект шулай ук тәмамланган дип табылачак, ә эшкуар, нәтиҗәсе булмаганлыктан, штраф алмаячак.
Үзгәрешләр «Агростартап», «Агропрогресс», «Агротуризм», гаилә фермаларын үстерүгә һәм яшь фермерларга ярдәм итүгә грантлар кебек ярдәм программаларына кагылачак.
Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары бирүне күздә тоткан ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Гарантия фонды доклад ясады. Фонд директоры Рөстәм Мөхәммәтшин бер атна эчендә мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары бирү буенча нәтиҗәләрне әйтте, республиканың кредит оешмалары һәм микрокредит компанияләре белән эш ничек оештырылганлыгы турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Төбәк инвестиция стандартын кертү мәсьәләсе буенча республиканың инвестиция картасын инвестиция инфраструктурасы турында дөрес белешмәләр белән тутыру мәсьәләсе каралды.