Агымдагы елда Татарстанда 800 гә якын профилактик визит булды инде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән визитларның нәтиҗәлелеген анализлау нәтиҗәләре буенча төбәк эшкуарлары бизнеска административ йөкләнешне киметү инструментын уңай бәялиләр.
Төбәк Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә ай саен анализ ясады. Ноябрь аендагы сораштыру күрсәткәнчә, профилактик визит контроль өлкәсендә масштаблы реформаның нәтиҗәле коралы булып тора.
Әйтик, республикада эшкуарлар фикеренә таянып, профилактика эшчәнлегендә, чыннан да, файдалы корал формалаштырыла, аның максаты –эшкуарларның мәҗбүри таләпләрне үтәргә эчке мотивациясен арттыру һәм зыян китерү куркынычын киметү.
Сораштырылучыларның берсе – «Тим Форс Менеджмент» ҖЧҖ компаниясе, аның эшчәнлегенең төп төре булып компьютер программаларын эшләү тора. Күзәтчелек органы инспекторлары урында хокук бозуларга юл куймау буенча тәкъдимнәр бирделәр. Мондый очрашу җәза бирү характерында түгел, ә тыныч шартларда узды. Эшкуарпроцедураны уздыруның уңайлыгы һәм аңлаешлылыгыннан канәгать калды.
Агымдагы елда Татарстанда инде 798 профилактик визит уздырылганлыгын билгеләп үтик. Кире элемтә алу механизмы тикшерү үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларны ачыкларга һәм бизнесның контроль-күзәтчелек органы белән хезмәттәшлек сыйфатыннан канәгатьлеген бәяләргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан эшкуарларының профилактик визит турында фикер калдыру мөмкинлеге бар.