Лаешта һөнәрчелек продукциясенең пляж маркетына 5 мең кеше килде

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Лаеш шәһәренең «Кама диңгезе» яр буенда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында һөнәрчелек продукциясенең пляж маркеты узды. Чарада 5 меңнән артык кеше кунак булды. 

Ярминкәдә Татарстан осталары һәм һөнәрчеләре үз товарларын тәкъдим итте, бу – Казан, Чаллы, Нурлат, Питрәч, Лаеш һәм башка районнардан 30 иҗатчы. Аларга бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннары бирелде.

Маркет кысаларында диңгез төеннәрен бәйләү, талчыбыктан үрү һәм декоратив мендәрләр ясау буенча мастер-класслар узды. Маркет кунакларын аквагримерлар, аниматорлар һәм музыкантлар күңелләндерде.

Фестивальнең оештыручысы булып «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының Экотуризм дирекциясе, «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән Табигый территорияләр белән идарә итү чыгыш ясады.

Мондый чараларда катнашуның барлык мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм үзмәшгульләр «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала: +7(843)524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез осталарына һәм һөнәрчеләренә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International