Татарстан эшкуарларына дус илләрдә клиентлар табарга ярдәм итәчәкләр

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Экспортка ярдәм итү үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Төркиядә, Кытайда һәм БДБ илләрендә чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау буенча бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Ярдәм чарасы экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яки башларга планлаштыручы эшкуарлар өчен потенциаль чит ил сатып алучыларын эзләүне һәм сайлап алуны, шулай ук потенциаль чит ил сатып алучылары исемлеген, шул исәптән контакт мәгълүматларын (чит ил партнерының җаваплы хезмәткәренең исеме, телефон, электрон почта адресы) формалаштыруны үз эченә ала. Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

Өстәмә рәвештә Экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре эшкуар өчен коммерция тәкъдиме әзерләячәкләр яки актуальләштерәчәкләр, шул исәптән чит телдә, чит ил партнеры телендә дә презентация материаллары төзиячәкләр, кирәк булганда сөйләшүләр (коммерция хат алышулары, телефон сөйләшүләре, онлайн-конференцияләр, эзлекле тәрҗемә) үткәрәчәкләр.

Хезмәткә гаризалар кабул итү МСП.РФ цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гамәлгә ашырыла. 

Экспортка ярдәм итү һәм хезмәт күрсәтү турында тулырак мәгълүматны Экспортка ярдәм итү үзәгендә 8(843) 222-90-60 (өстәмә 271, 272, 278, 279), шулай ук «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны буенча: 8(843) 524-90-90 алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында эшкуарларга ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  «Минем бизнес» үзәге һәм Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International