ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.

КУЭ Корпорациясе мониторингы мәгълүматларына караганда, 2023 елның I кварталында иң эре заказчылар кече һәм урта бизнестан сатып алуларны арттырган, аларның күләме 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 % ка диярлек арткан. Агымдагы елның беренче өч аенда КУЭ-тәэмин итүчеләрдән 223-ФЗ буенча сатып алулар күләме 1,255 трлн сумга җиткән. Татарстан Республикасында үсеш 5,98 млрд сум тәшкил итте. 


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча 29 июньдә Казанда «Бер инструмент ярдәмендә бизнеста гаризаларны ничек арттырырга» дигән семинар узачак. 

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә 29 июньдә 11:00 сәгатьтә Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр өчен түгәрәк өстәл үткәрәчәк.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Төбәк Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясады. 2023 елның июнендә бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән очрашкан эшкуарлар сораштырылды. Алар профилактик визитлар үткәргәндә контроль органнары инспекторларының профессиональлеген уңай бәялиләр.

«Минем бизнес» үзәге эшкуарларны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай узачак «Сатуның эксперт ысулы» семинарында катнашырга чакыра. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Казанда 27 июньдә 10.00 сәгатьтә бюджетсыз маркетинг турында бушлай мастер-класс узачак. Чараны ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге оештыра. 


24
июнь, 2023 ел
шимбә

Кадерле дуслар, уйлап табучылар һәм рационализаторлар!

Сезне Уйлап табучы һәм рационализатор көне белән котлыйм.
Бу көн югары интеллект һәм энтузиазм, иҗади энергия һәм стандарт булмаган фикерләү хас булган төрле һөнәр ияләрен һәм белгечлек ияләрен берләштерә.


23
июнь, 2023 ел
җомга

ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында яшь эшкуарлар өчен уникаль белем бирү программасын тәкъдим итә: «Яшьләргә бизнес» программасында катнашучылар үз эшләрен үстерү өчен 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр грантка гариза бирү мөмкинлеге алачак.

Татарстанның 7 эшкуары «Ел экспортеры» конкурсының республика этабында җиңүче булды. Хәзер республика компанияләренә 2022 елда тышкы базарлардагы уңышларын расларга һәм республиканы Мәскәүдә федераль этапта тәкъдим итәргә туры киләчәк. Чараны төбәкнең Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International