Татарстан эшкуарлары «Россиядә эшләнгән» программасында катнаша ала, ул Россия брендларын һәм товарларын алга этәрүгә юнәлдерелгән һәм сыйфатлы продукцияне ышанычлы тәэмин итүче буларак илебез җитештерүчесенең намуслылыгын расларга тиеш. Программада катнашучылар шулай ук дәүләт тарафыннан мәгълүмати һәм маркетинг ярдәмен дә ала.
«Made in Russia» программасында катнашу өчен продукцияне, эшләрне (хезмәтләрне) ирекле сертификацияләү процедурасын үтәргә кирәк.
«Россиядә эшләнгән» статусын эре компанияләр, КУЭ сегменты компанияләре, шулай ук шәхси эшкуарлар алырга мөмкин.
Программада катнашучы турында мәгълүмат Made in Russia каталогында бастырылачак, аның өчен реклама-мәгълүмат кампаниясе һәм B2B өстенлекле базарларда алга җибәрү чаралары оештырылачак, шулай ук РЭҮ илкүләм онлайн-кибетләрендә товар карточкасын брендлау, Россиянең башка илләр территориясендәге дегустация-күргәзмә павильонына сайлап алуда өстәмә өстенлек бирәчәкләр.
Эшкуарлар өчен статус түләүсез рәсмиләштерелә, процедура иң күбе 10 эш көне ала.
Ничек әгъза булырга:
1. www.exportcenter.ru сайтында авторизация узарга
2. Гаризаны тутырырга һәм бирергә
3. «Россиядә эшләнгән» сертификатының әзерлеге турында белдерү һәм аның электрон почтага күчермәсен алырга.
Экспортерларга ярдәм итү турында тулырак «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин: 8(843)524-90-90, шулай ук Экспортка ярдәм итү үзәгендә әлеге телефон буенча: 8(843) 222-90-60 (доб.271, 272, 278, 279).
Исегезгә төшерәбез, Россия экспорт үзәге һәм «Росконгресс» фонды «Россиядә эшләнгән» программасын гамәлгә ашыралар, анда «Россиядә эшләнгән» ирекле сертификация системасы һәм made in Russia милли брендын хуплау керә