ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре Лаеш районы бизнесы белән очрашты

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Лаеш районында икътисадны тотрыклы үстерү буенча оператив штаб эше кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллинин, Министрлык хезмәткәрләре булдылар. 

Предприятиеләр белән танышуны «ПолимерПласт» компаниясе мәйданчыгыннан башладылар, ул Комлы Кавал авылында җылыткыч ясау буенча җитештерү комплексы төзелешенә керешкән. Аннары «ТАТКАБЕЛЬ заводы» кабель-үткәргеч продукциясе җитештерү предприятиесендә, Столбищеда «ФЕРЕКС» светодиодлы яктырткычлар җитештерү фирмасында, ICL компанияләре төркеменең ана платалары җитештерү заводының яңа мәйданчыгында, «DoorHan» компаниясе, Никольское авылында «Каусар» авыл хуҗалыгы кооперативының ит продукциясен эшкәртү һәм консервлау мәйданчыгында булдылар. 

Шулай ук Хәерби авылында Казан медицина-инструменталь заводының сәнәгать паркында, «Биосфера-ФИШ» балыкчылык комплексында, Пәрәү авылында глэмпингта булдылар.

ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре предприятие җитәкчеләре белән әңгәмә үткәрделәр, барлык комплексларны һәм төзелеш мәйданчыкларын карадылар. 

«Без даими рәвештә республика предприятиеләренә барабыз, аларның үсеш резервларын өйрәнәбез, бу бизнестан сыйфатлы кире элемтә алу, аларның сорауларына вакытында җавап бирү һәм барлык мәсьәләләр буенча, шул исәптән гамәлдәге республика һәм федераль ярдәм чаралары турында да, мәгълүмат бирү буенча конструктив хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә», - дип билгеләп үтте Олег Пелевин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International