Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрү турында хәбәр итә

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2023 елның 15 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутларны билгеләү һәм туктату тәртибе турында» 12.08.2011 № 660 карарына экспертиза үткәреләчәк.

Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән  җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.

Бизнес-берләшмәләрнең вәкилләрен һәм мәнфәгатьле башка затларны әлеге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Гавами консультацияләр уздыру вакыта – 2023 елның 15 августынан 14 сентябренә кадәр.

Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына  EV.Filippova@tatar.ru электрон почтасы буенча җибәрү сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International